Издательство: Татарское книжное издательство, 1894
Категория: Детская проза, Зарубежная классика
ISBN: 978-5-298-02837-0
📗 Ата Бүре, көндез бераз черем итеп алгач, йокы качырыр өчен киерелеп-сузылып, кашынып, оеган аякларын бер-бер артлы турайткалап куйганда, Сионий таулары өстенә челлә киче иңгән һәм сәгать җиде тулган иде. Ана Бүре дәү башын дүрт баласы өстенә куеп йокымсырап ята, ә тегеләре кыймылдашалар, чинашалар. Алар гаиләсе яшәгән мәгарә авызына ай яктысы төшкән…